Бүген Саба аграр көллиятендә яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» 16нчы республика конкурсының финалы узды. Традицион масштаблы акция 2024 елгы уракка чыгу белән үк башланып киткән иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
«Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Аның белән бергә министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы» («Приволжскмелиоводхоз») директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр.
Бүген Саба аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан»16нчы республика конкурсы башланды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Татарстанда XVI БРИКС саммиты кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул үз сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды. Сәфәрдә Оксана Лутны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Бразилия Федератив Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнаштылар.
XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендә «Татарстан - Эфиопия» түгәрәк өстәле узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.
XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут килде. Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Биектау муниципаль районында булды һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектларны карады.
“Своё Фермерство” платформасында АПК предприятиеләре өчен В2В-маркетплейсында хезмәтләр күрсәтү бүлеге барлыкка килде. Хәзер агроэшкуарлар һәм предприятиеләр агробизнес өчен күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы тәкъдимнәрне бушлай урнаштыра алалар.
Казанда XVIнчы БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе уза. Ул 2024 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Ачык һавадагы күргәзмә якынча 3 мең кв. метр мәйданны били. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына бирелгән.