“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте ФДБУ коллективының фәнни хезмәтләре “Алтын көз - 2024” күргәзмәсендә алтын медальләр алды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

“Алтын көз” 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсе - авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң әһәмиятле һәм масштаблы вакыйгаларның берсе. Ул агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү һәм тармакны үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора.

“Алтын көз - 2024” 9 - 12 октябрь көннәрендә “Тимирязев үзәге” яңа укыту-күргәзмә комплексында узды. Күргәзмә экспозициясендә, гадәттәгечә, төбәкләр агросәнәгать комплексының төп казанышлары, заманча авыл хуҗалыгы техникасы, агробизнес өчен продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр, иң яхшы токымлы авыл хуҗалыгы хайваннары күрсәтелде.

Әлеге күргәзмәдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Татарский» үзәк агрохимия хезмәте ФДБУ коллективының һәм аның җитәкчесе Локманов Әнәс Әхтәм улының фәнни хезмәтләре: «Татарстан Республикасы җирләре уңдырышлылыгының экологик-агрохимик нигезләре» монографиясе һәм «Татарстан Республикасы агрохимик белешмәлеге» уку әсбабы алтын медальләр алды.

Алтын медальләр - «Татарский» үзәк агрохимия хезмәте ФДБУнең бөтен коллективы казанышы, ул квалификацияле белгечләрнең бердәм һәм нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International