Илнең төп авыл хуҗалыгы казанышлары белән таныштыру - “Алтын көз - 2024” XXVI Россия агросәнәгать күргәзмәсе эше тармак конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Татарстан аграрийларының фәнни казанышлары һәм эшләнмәләре бөтен илдән йөзләгән катнашучы арасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә лаек булды.
“Авыл хуҗалыгына инновацияләрне уңышлы керткән өчен” конкурсында «Мелиорация өлкәсендә инновацион эшләнмәләр» номинациясендә Казан шәһәренең “Идел буе су-мелиорация хуҗалыгы” идарәсе» ФДБУ («Приволжскмелиоводхоз») «Сугару инновацион машиналарын һәм технологияләрен эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен» алтын медаль һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде, шулай ук «Агробиотехнопаркның мелиорация системасының инновацион моделен эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен» көмеш медаль белән бүләкләнде.
Шулай ук «Авыл хуҗалыгында инновацияләрне уңышлы керткән өчен» номинациясендә “Авыл хуҗалыгы культураларының генетик ресурсларына идарә итү системасын эшләгән һәм керткән өчен” Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУ алтын медаль белән бүләкләнде (авторлары: Р.И. Сафин, Н.Н. Зезин, Ю.В. Еров, М.Ш. Таһиров, В.Г. Захаров, Э.Г. Нуруллин, М.М. Хисмәтуллин, В.А. Воробьев, В.И. Блохин).
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институтының органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге дә мелиорацияне, мелиорация фәнен һәм органик авыл хуҗалыгын үстерү буенча АПКны мәгълүмати-консультацион тәэмин иткән өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләге - алтын медаль белән бүләкләнде. Эш Үзәк җитәкчесе - икътисад фәннәре докторы В.В. Хоменко һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.М. Хисмәтуллин җитәкчелегендә “Идел буе су-мелиорация хуҗалыгы” идарәсе» ФДБУнең актив катнашында алып барыла.
Әлеге күргәзмәдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Агрохимия хезмәтләренең фәнни эшләре дә алтын медальләр белән бүләкләнде, болар:
- “Татарстан Республикасы агрохимигы белешмәлеге” уку әсбабы (авторлары: М.Ю. Гыйләҗев, А.А. Локманов, А.В. Ивойлов, М.М. Хисмәтуллин, М.М. Хисмәтуллин, Р.М. Миңнуллин, А.В. Погодина, К.В. Владимиров, Р.Х. Габитов, Д.Ф. Зарипов);
- “Татарстан Республикасында туфрак уңдырышлылыгының экологик-агрохимик нигезләре” монографиясе (А.А. Локманов);
- “Татагрохим” ААҖ “Үсемлекчелек өлкәсендә инновацион эшләнмәләр” номинациясендә Н.Ф.Гобәйдуллин җитәкчелегендә “Татарстан Республикасында әче туфракны известьлау буенча тәкъдимнәр эшләгән өчен” .