Министрлыкта Оман һәм Иран делегациясе булды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Оман һәм Иран делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнаштылар.

Оман делегациясен Азык-төлек иминлеге комитеты рәисе Рәшид Сәид Әл Судари, «Le metrics International» компаниясе икътисадчысы Сөләйман Әл Азри җитәкли. Очрашуда шулай ук «Арас Фидар» Иран компаниясе идарәсе рәисе Бехруз Эйни катнашты.

Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең перспектив төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5нче урында тора. Очрашу барышында Татарстан Республикасыннан бөртекле культуралар, көнбагыш мае һәм балык продукциясе җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. 

Әлеге чара “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектының бурычларына һәм максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International