Министрлыкта Татарстан Республикасында атчылыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә атчылыкны һәм ат спортын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада шулай ук министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясенең атчылык бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Владимир Жуковский һәм “Н.Э. Бауман ис. КДВМА” югары белем бирү ФДБМУ ректоры Рөстәм Равилов катнаштылар.

Владимир Жуковский «Казан ипподромы» эше һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.

Айрат Хәбибуллин үз чыгышында атчылык буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде. «Башлык Кубогы»на ат чабышларын һәм ел саен үткәрелә торган кымыз бәйрәмен оештыру, Орлов һәм татар токымнары катнашында фестиваль һәм ринглар үткәрү, атчылык продукциясен эшкәртү һәм чыгару буенча кооперативлар оештыру мәсьәләләрен җентекләбрәк тикшерделәр.

Александр Молокин кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

“Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 13 мең, ә крестьян-фермер хуҗалыкларында 10 мең баш ат бар. Фермерлар - гаилә фермаларын үстерүгә 20 млн.сумга кадәр грант ярдәме, «Агростартап» программасы буенча 3 млн. сумга кадәр, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар 3 яшьтән өлкәнрәк бияләр асрауга бер башка 5 мең сум исәбеннән субсидия алырга мөмкин. Кече хуҗалыклар үз продукциясенең өстәмә бәясен арттыру өчен кооперативларга берләшәләр, алар, үз чиратында, яңа эшли башлаган һәм моңа кадәр гамәлдә булган кооперативлар өчен грант ярдәме, шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр алырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Александр Молокин.

Казан ветеринария академиясенең укыту-тәрбия эше буенча проректоры Ленар Заһидуллин атчылык буенча белгечләрне максатчан әзерләү һәм академия студентлары белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде.

“Без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән студентлар практикасы өчен корпусларны ремонтлый алдык. Шуның нәтиҗәсендә атчылык буенча белгечләр әзерләү, ә студентларны хуҗалыкларга һәм ипподромга практикага җибәрү өчен өстәмә мөмкинлек барлыкка килде”, - диде Ленар Заһидуллин.

Татар токымлы атлар үрчетү буенча селекция үзәге эше турында “Н.Э. Бауман ис.КДВМА” югары белем бирү ФДБМУнең биология, генетика һәм хайваннар үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов сөйләде.

“Селекция үзәгенең максаты - татар токымлы атларның цифрлы электрон мәгълүмат базасын булдыру. 2021 елдан “С.Ш. Гыйниятуллин ис. нәсел репродукторы максатчан эш алып бара. Ел ахырына кадәр тагын 3 хуҗалыкны лицензияләү планлаштырыла, бүгенге көнгә аларда атларны чипировкалау, аларның сыйфатларын билгеләү (бонитировка) һәм генотипларын ачыклау (генотипирование) башкарылды, нәсел исәбен оешкан төстә алып бару өчен формалар әзерләнде. Атларны генотиплаштыру татар токымлы атларның килеп чыгышын төгәл билгеләү максатыннан башкарыла. Моның өчен база хуҗалыкларында айгырлардан, бияләрдән һәм тайлардан кан пробалары алынды. Бу чыгышы белән татар токымыннан шактый аерылып торучы атларны үрчетмәскә ярдәм итә һәм нәселне берләштерергә мөмкинлек тудыра”, - дип билгеләп үтте Илнур Камалдинов.

Фикер алышу барышында ат тотучылар кече хуҗалыкларны тармак буларак үстерү, спорт һәм продуктив атчылык буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атчылык һәм ат спорты буенча бурычлар билгеләде.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International