ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда төп мәсьәлә буларак "Татарстан Республикасыагросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе" проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге.
Алмагач – дөньяда, шулай ук Россиядә иң киң таралган җиләк-җимеш агачы, биләгән мәйданы буенча ул беренче урында тора. Бөньяда 15 меңнән артык алмагач сорты бар. Алмагачны дөньяның 80нән артык илендә үстерәләр.
Икътисадый санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең хәлен начарайтмау максатларында, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен кызыксындыру максатларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тармак берлекләре (ассоциацияләр) белән берлектә 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасына үзгәрешләр әзерләнде, алар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 19 декабрендәге 1421 номерлы карары белән расланды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Орлыклык бәрәңге әзерләү – бәрәңге үстерүнең бөтен технологиясендә иң җаваплы этап. Бәрәңгенең өлгерү сроклары һәм уңышы һичшиксез аның орлыгы нинди булуга һәм ничек әзерләнүгә бәйле.
Гаилә фермаларын төзү (реконструкцияләү) буенча республика программасыкабул ителгәннән соң, Арча районында Сабировлар гаиләсе бу программада беренчеләрдән булып катнаштылар.
Баулыда һәм Азнакайда ит эшкәртү цехлары реконструкцияләнә. Модернизацияләү тәмамланганнан соң, казылык җитештерү күләмнәре 1,5 тапкыр артачак һәм ул һәр предприятиедә 1,0әр тоннага кадәр җитәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә. Әлеге цехларны файдалануга кертү Татарстан кулланучылар берлеге карамагында.
2015 елның февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының икенче конференциясе булып узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашты.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Венгриянең Авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 2943,1 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 135,4 тоннага, ягъни 5 процентка күбрәк.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының "Кама Тамагы" АХП ҖЧҖ “Варварино” бүлекчәсенең сөт-товар фермасы базасында 2015 елның 9 февралендә терлекләр кышлавының барышына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International