Икътисадый санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең хәлен начарайтмау максатларында, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен кызыксындыру максатларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тармак берлекләре (ассоциацияләр) белән берлектә 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасына үзгәрешләр әзерләнде, алар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 19 декабрендәге 1421 номерлы карары белән расланды.
Үзгәрешләр арасында яңа юнәлешләргә (АПК объектларын булдыруга; ачык һәм ябык грунтта яшелчә һәм орлыклык бәрәңге үстерүгә тотылган чыгымнарны каплау; нәсел, селекция һәм орлыкчылык эшенә ярдәм итү; нәзек һәм ярымнәзек йонлы сарыклар үрчетү) дәүләт ярдәме күрсәтү карала, шулай ук гамәлдә булганнарына дәүләт ярдәмен арттыру күздә тотыла.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бюджет язмасына һәм федераль бюджет турындагы федераль законга андагы күрсәткечләрне Дәүләт программасына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне тәэмин итү өчен кирәкле күләмгә җиткерүне күздә тота торган үзгәрешләр әзерләнде.
Шулай итеп, аеруча мөһим юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме күләме түбәндәгечә артачак:
игенчелекне үстерүгә кыска сроклы кредитлар буенча - 18,84 млрд. сумга кадәр;
терлекчелекне үстерүгә кыска сроклы кредитлар буенча - 9,27 млрд. сумга кадәр;
кече хуҗалыкларга алынган кредитлар буенча - 7,6 млрд. сумга кадәр;
1 килограмм сөткә субсидияләргә - 8,1 млрд. сумга кадәр;
виноград утыртуга һәм аны карауга - 0,8 млрд. сумга кадәр;
күпьеллык үсентеләр утыртуга һәм аларны карауга - 2 млрд. сумга кадәр;
игенчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртүгә кыска сроклы кредитлар буенча - 7,1 млрд. сумга кадәр (2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа юнәлеш).
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 13 февралендәге утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең игенчелекне үстерүгә (18,84 млрд. сум), терлекчелекне үстерүгә (9,27 млрд. сум) алынган кыска сроклы кредитлар буенча, кече хуҗалыкларга (7,6 млрд. сум) алынган кредитлар буенча субсидияләр бүлү турындагы күрсәтмәләренең проектлары каралачак.