ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 17 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 2976,8 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 141,8 тоннага, ягъни узган елның шушы датасына карата 5 процентка күбрәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре әзерләнде, алар нигезендә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алына торган кыска сроклы кредитлар, шулай ук кече рәвешле хуҗалыклар ала торган озак, урта һәм кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкалары өлешен кайтаруга бу елгы субсидияләрнең төбәкләр арасындагы бүленеше раслана.
Слива –дөньяда һәм безнең илдә киң таралган җимешле агачларның берсе. Ул бөтен биш континентта 70тән артык илдә үстерелә. Тешле культуралар арасында җимеш уңышы буенча, персиктан кала, икенче урында тора. Аның тәме татлы, тиз өлгерә, ел саен уңыш бирә. Аны шуңа да үстерергә яраталар. Туклыклылыгы буенча слива алма, груша, абрикос, персик, карлыган, кура җиләге, җир җиләгеннән дә артыграк, бары тик виноград белән чиядән генә калыша.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Биектау муниципаль районында “Татарстан кулланучылар берлегенең сугым пунктларының йөкләнеше һәм эше” буенча зона киңәшмәсе узды.
Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «2014 елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар. 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2015 елда гамәлгә ашыру чаралары турында” темасына ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия агрономнар киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында 14 февральдә Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Узган ял көннәрендә Чаллының Сарман трактындагы сәүдә мәйданчыгына Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан төрле продукция белән 76 автомашина килде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

14
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2015 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләр саны 745,8 мең баш исәпләнәшул исәптән сыерлар – 247,5 мең башБу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнехановүткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Буа муниципаль районының тулаем территориаль продукты күләмендә кече бизнес өлеше шактый артырга тиеш. Бүген бу - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның район җитәкчелеге алдына куйган төп бурычларның берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Буа муниципаль районы Советының муниципалитетның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2015 елга бурычлар билгеләү темасына багышланган утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Иртәгә14 февральдәКазан шәһәренең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International