Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2030 елга кадәр республиканың агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләрен карадылар

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда төп мәсьәлә буларак "Татарстан Республикасыагросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе" проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге.

Комитет утырышын ачып, аның рәисе Таһир Һадиев, икътисадта кризис күренешләре үзен ныграк сиздергән бүгенге шартларда агросәнәгать комплексын үстерү, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәмекүрсәтү, республиканы азык-төлек иминлеге ягыннан тәэмин итү барлык дәрәҗәдәге хакимият тармакларыөчен иң актуаль мәсьәләләрдән саналадип билгеләп үтте.

«Югары өстәлгән бәяләр белән товар продукциясен җитештерү һәм сату максатында Татарстан АПКсын алга таба үстерү буенча стратегик бурычлар һәм тәкъдимнәр» турында нотык белән Дәүләт Думасы депутаты,профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Фатыйх Сибәгатуллин чыгыш ясадыУл концепцияне эшләүнең барышы һәм аның төп юнәлешләре турында сөйләде.

2030 елга кадәр чорга республиканы социаль-икътисадый үстерү стратегиясенең агросәнәгать комплексын үстерү  өлеше белән Леонтьев үзәгенең AV-төркемнәре президенты Алексей Крыловский, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшереенү институты директоры Марсель Таһиров, Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректор, профессор Николай Якушкин һәм Татарстанның фермерлар һәм крестья хуҗалыклары ассоциациясе рәисе урынбасары Ленар Галимов таныштырдылар.  

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Комитет рәисеТаһир ҺадиевФедерация Советы әгъзасы Сергей Батин, Дәүләт Советы депутатлары Илшат Ганиев, РәисСөләйманов, Рафаэль Юнысов катнаштылар. 

Депутатлар "2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе" проектын хупладылар. Комитет үз карары белән Татарстан РеспубликасыФәннәр академиясенә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы белән берлектә Концепцияне авыл хуҗалыгы кооперациясе, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, аерым тармакларның үсешен фаразлау, авыл территорияләрен үстерү, республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең брендларын чыгару мәсьәләләренә кагылышлы өлешләрен җентекләп эшләп бетерергә тәкъдим итте. Хөкүмәткә “2030 елга кадәрТатарстан Республикасы агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерү” дәүләт программасын эшләргә һәм аеруча АПКны үстерүнең төп стратегик юнәлешләренә, югары сыйфатлы продукция җитештерүгә юнәлдерелгән конкуренциягә сәләтле вертикаль кластерлар булдыруга игътибар итәргә тәкъдим ителде. Тагын «Ашлык», «Шикәр», «Май», «Яшелчә», «Бәрәңге», «Җиләк-җимеш», «Ит», «Сөт», «Аквакультура» субкластерларын, шулай «Экоазык» берләштерелгән инновацион кластерын булдыру; авыл хуҗалыгы культураларының селекция-генетик үзәкләрен һәм эре мөгезле терлекләр, кошчылык һәм дуңгызчылык буенча селекция-генетик үзәкләрен төзү; агротуризмны үстерү һ.б. мәсьәләләрне хәл итүне күздә тотарга тәкъдим ителде.

Комитет тагын башка мәсьәләләрне дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International