Алмагач – дөньяда, шулай ук Россиядә иң киң таралган җиләк-җимеш агачы, биләгән мәйданы буенча ул беренче урында тора. Бөньяда 15 меңнән артык алмагач сорты бар. Алмагачны дөньяның 80нән артык илендә үстерәләр.
Алма – составы ягыннан кыйммәтле диетик продукт. Аны сәламәтлек җимеше дип атаулары юктан гына түгел инде. Алмада шактый күләмдә шикәр, кислоталар, төрле витаминнар, Р- актив матдәләр бар. Ул кыйммәтле дәвалау һәм профилактик үзенчәлекләргә ия. Алмадагы пектин кеше организмыннан радиоактивэлементларны, агулы токсиннарны һәм авыр металларны (свинец, никель, кобальт һ.б.) чыгара. Көнгә бер алма ашау да кешенең сәламәтлеген ныгытуга һәм аның авыруларга каршы торучанлыгына ярдәм итә.
Алмадан сок, компот, варенье, джем, пюре, алма кагы, шәраб әзерләргә, аны киптерергә һәм башка татлы продуктлар әзерләргә мөмкин.
Татарстанда югары уңыш бирә торган алма бакчаларын үстерү өчен иң уңайлы район – республиканың көньяк-көнбатыш ягы – Иделнең алгы ягы.«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ алмагачны утыртуга әзерләү, утыртылганяшь агачларны карау буенча үз киңәшләрен бирә.