Орлыклык бәрәңге әзерләү – бәрәңге үстерүнең бөтен технологиясендә иң җаваплы этап. Бәрәңгенең өлгерү сроклары һәм уңышы һичшиксез аның орлыгы нинди булуга һәм ничек әзерләнүгә бәйле.
“Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ искәрткәнчә, бәрәңгенең чәчү материалы, иң мөһиме, сортлы булырга тиеш. Бәрәңгенең бары тик районлаштырылган, җирле климат шартларына яраклаштырылганнарын гына утыртырга кирәк.
Бәрәңге - күпьеллык бүлбеле үсемлек. Әмма ул культура буларак берьеллык итеп үстерелә.
Гадәттә бәрәңге вегетатив юл белән – бүлбеләрдән үстерелә. Бәрәңгенең тамыр системасы бүлбеләрдән тармакланып үсә. Ул аерым сабаклар үсеп чыга торган тамырлар системасы бергәлеген тәшкил итә. Бәрәңгедән яхшы уңыш алыйм дисәң, аны ашламалау, утырту, үсентеләрен карау, аны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча галимнәр киңәшләрен тотарга кирәк