Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан АПКсы экспозициясе белән танышты.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылыннан ИлфатХөснуллин 80 мең баш кош-кортка исәпләп, бина корган.
Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖендә (павильон №2) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «АПКның 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм «Татарстан-2030» стратегиясе кысаларында 2016 елга бурычлар» темасы буенча киңәйтелгән утырышы узачак.
2016 елның 17 - 19 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында “Ханов” крестьян-фермер хуҗалыгында булды.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә ул гаилә терлкчелек фермасын карап чыкты.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Тимошкино авылыннан фермер Георгий Погодкин 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзи.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин 2015 елда “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер)хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грант отты.
Сөт һәм ит җитештерү буенча 2016 елның гыйнвар ае йомгаклары хакында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүгенге көндә республика районнарында 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү дәвам итә.