Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашты.
«Кызыклы материаллар бик күп. Бер сәгать эчендә күргәзмәнең өчтән берен дә карап өлгерә алмадык. 200дән артык компания катнаша. Бу форум 2016 елны да, шулай ук бергәләп эшли торган киләсе елларны да уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен бик яхшы мәктәп булачак. 2016 елны 2008 елдагы кебек рекордлы итәчәкбез. Барыгызны да форумның ачылуы белән котлыйм. Бу вакыйга –Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен зур табыш. Үзебезнең илдән, республикадан беркая да китәргә кирәкми, бу мәйданчыкта бөтен нәрсә бар – бүгенге көндә безгә мәгълүм булганнары да, булмаганнары да. Катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Безнең Татарстан белән кызыксынасыз икән, әйдәгез, бергәләп зур эшләргә керешик!», - диде, форумны ачып, Марат Әхмәтов.
«2014, 2015 еллар безнең аграр сектор өчен зур сынау еллары булды. Аграр сектор бу кыенлыкларны җиңеп чыга алды һәм кибетләребездә продукция җитәрлек. Шуңа да безнең Комитет исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге очрашу безгә конкуренциягә тагын да сәләтлерәк булу өчен зур мөмкинлекләргә юл ача. Барыгызга да уңышлар телим!», - диде Таһир Һадиев.
«Мондый күргәзмә безнең өчен гадәткә кереп бара инде, без монда узган күргәзмәләрдә шартнамәләр төзегән таныш йөзләрне күрәбез. Безнең фермерлар монда барлык муниципаль районнардан диярлек килделәр. Минемчә, элек төзелгән шартнамәләр дә, бу күргәзмәдә төзелә торганнары да сәүдә үзәкләре киштәләрендә кулланучылар өчен иң яхшы, экологик чиста азык-төлек товарлары артуга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Камияр Байтемиров.
Сәламләүләрдән соң символик кызыл тасма киселде һәм форумның ачылуы игълан ителде.
Бүген күргәзмә мәйданчыкларында һәм стендларында Россиядә, Белорусиядә, Германиядә, Италиядә, АКШта, Швейцариядә һәм башка илләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын, аларга җайланмаларны һәм запас частьләрне; азык һәм азык өстәмәләрен; үсемлекләрне химик яклау чараларын һәм ашламалар; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмаларын; азык-төлек продуктларын күрү мөмкинлеге булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен күрсәтте, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала.
Идел буе агросәнәгать комплексы форумы программасында Фәнни-мәгариф кластерларның координация советы утырышы һәм агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түбәндәге темалар буенча күпсанлы түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла: «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, «Машина-трактор паркын нәтиҗәле эксплуатацияләүне арттыру. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм торгызу», «Татарстан Республикасынңа терлекчелекне инновацион үстерү. Сөт һәм ит терлекчелегенең торышы һәм аны үстреү перспективалары», «Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз таралуның сөт терлекчелеге өчен хәтәрлеге», «Игенчелекне биологияләштерү. Югарымаржиналь культуралар җитештерү», «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» һ.б.лар.