Рөстәм Миңнеханов: «Тукай районының конкуренция өстенлекләре күп»

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында “Ханов” крестьян-фермер хуҗалыгында булды.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә ул гаилә терлкчелек фермасын карап чыкты.

«Ханов» КФХ эшчәнлеге һәм аны алга таба үстерү планнары турында хуҗалык башлыгы Ринат Хановсөйләде.

2012 елда ике кошчылык бинасы төзелә, хуҗалыкка “Гаилә фермалары” программасы буенча финанс ярдәм күрсәтелә. Фермага каты өслекле юл сузылган, анда алты кеше хезмәт күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Ханов» КФХ гаилә кошчылык фермасының яшь чебиләр тора торган бер корпусында булды.

Аннары ул «Камский сапропель» ТПК ҖЧҖендә (Бәтке авыл җирлеге, Бәтки авылы) булды.

Компания экологик чиста продукция – табигый сапропель агроминералы нигезендә яңа буын инновационпродуктларын җитештерә. Импортны алыштыра торган продукция буларак, ул Россия һәм чит ил базарларына чыгарыла.

Әлеге продукцияне куллану өлкәсе – үсемлекчелек, терлекечелек, кошчылык, бакча-парк хуҗалыгы. Фәннри партнер-оешмалар: Н.Э. Бауман ис. КДВМА ЮҺБ ФДБМУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУнең терлекчелек буенча фәнни үзәге. һ.б.

Татарстан Президенты минераль-органик ашламалар һәм сапропель җитештерү цехларын, азык өстәмәләре җитештерү линиясен карап чыкты, әзер продукция складында булды.

Предприятиеләрне карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш Круглое Поле авыл җирлегенең «Юность» күпфункцияле үзәгендә узды.

Төп нотык белән Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварына районда 38 мең 953 кеше яши. Җан башына акчалата керем 12,6 процентка артып, аена 21,9 мең сум тәшкил итә. Айлык уртача хезмәт хакы - 27,7 мең сум (2014 елга карата 115 процент тәшкил итә). Хисап елында Тукай районы предприятиеләре һәм оешмалары 35,5 млрд. сумлык үзләре җитештергән товар сатканнар, үсеш - 136 процент.

Сәнәгать җитештерүенең индексы 138 процентка җитте. Аның гомум күләмендә шактый өлешне (47 процент)азык һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тәшкил итә, болар: Чаллы элеваторы, Чаллы икмәк комбинаты, Чаллы инкубаторы, Тукай нәсел репродукторы, «ПластиК», Кама Трансмаш заводы, «Чаллы-ит», «Феникс», «Любослава», «Ласка» һәм башкалар.

Район икътисадына авыл хезмәтчәннәре күп өлеш кертә. Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тулаем продукция күләме 19,5 млрд. сум тәшкил иткән (2014 елга карата 110 процент). Бу суммада «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ өлеше - 8,7 млрд. сум һәм «Камский Бекон» ҖЧҖнеке - 6,1 млрд. сум, шулай ук «Кама»агорфирмасының, Сәйдәшев ис. АХП ҖЧҖ, «Гигант» ҖЧҖ, «Ирек» ПК, «Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖ һәм КФХлар өлеше дә шактый. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме, агрокомплекстан тыш, 2,7 млрд. сум.

16,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 5650 сыер. Бер елда тере авырлыкта 125 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән, шул исәптән 74,3 мең тонна кош ите, 48,5 мең тонна дуңгыз ите, бу республика буенча гомум ит җитештерүнең 35 процентын тәшкил итә. тулаем 26,6 мең тонна сөт савылган (2014 елга карата 102 процент). Сөтнең 98 проценты – майлылыгы 3,85 процент булган югары сортлы сөт.

2015 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенә крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүнең йогынтысы зур булды, алар районда – 60. Фермерлар җитештергән продукция күләме – 404 млн. сумлык.

Авыл кешеләренә гаилә фермаларын үстерүдә дәүләт ярдәме зур терәк булды, районда төрле юнәлештә 32 программа гамәлгә ашырыла, шулардан 14 - югары технологияле, аларда 146 кеше эшли.

Муниципаль берәмлек башлыгы чыгышын шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов Тукай районында күп юнәлешләр буенча күрсәткечләрнең яхшы булуын билгеләп үтте, шул ук вакытта потенциал да бар, аны гамәлгә ашыруга омтылырга кирәк, диде ул. "Сез зур шәһәрләр - Чаллы һәм Түбән Кама янында урнашкан, сезгә игътибар итәләр, шуңа күрә барлык юнәлешләр буенча күрсәткечләрне яхшыртырга омтылырга кирәк. Чит ил инвесторлары белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк, сез булдырасыз, мин моңа ышанам", - диде ул.

Шул ук вакытта Тукай районы шәһәрләр һәм районнар рейтингында 22 урында гына. Миңнеханов район җитәкчелегенә беренче унлыкка керү бурычын куйды. "Сез ит, кош-корт, дуңгыз ите буенча лидер, әмма сөт буенча начар эшлисез. Сез шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш санын югалтасыз. Сездә булдыклы кешеләр бик күп, моның белән шөгыльләнергә кирәк, моңа игътибар бирергә кирәк, үсеш нокталары бар. Сезнең район тотрыклы, аның белән идарә итәргә була, шәһәр янында урнашкан. Мин үзем дә шәһәр янында урнашкан район башлыгы булдым - сездә нинди авырлыклар барын беләм. Шул ук вакытта сездә конкуренцияөстенлекләре дә күп, шулардан файдалана белергә кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Тукай районының авыл кешеләре үзләре җитештергән продукцияне республика шәһәрләрендә һәм районнарында узучы ярминкәләрдә уңышлырак сата алсын өчен авыл хуҗалыгы белән күбрәк шөгыльләнергә кушты. Әлеге темага күбрәк игътибар бирү мөмкинлеген карау үтенече белән ул залдаутыручы Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә мөрәҗәгать итте.  

Утырыш ахырында Татарстан Президенты Тукай муниципаль районының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International