Бүгенге көндә республика районнарында 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү дәвам итә.
«Исәпкә алынырга тиешле объектларның исемлеге төзелде, бүген бу белешмәләргә үзгәрешләр кертәбез. Болар - авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар, хосусый хуҗалыклар. Бу эшкә шактый белгечләр җәлеп ителде, беренче чиратта, исәпкә алучылар һәм инструкторлар», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгы исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Әсхать Гарифуллин.
Район территориясендә план буенча эшне оештыру максатларында инструктор (Чирмешән, Яңа Элмәле, Югары Кәминкә авыллары) һәм санау участоклары төзелде.
Быелгы исәпкә алу барышында мәгълүмат кәгазьгә язып барылмый, ә электрон рәвештә тупланачак, ягъни исәпкә алучылар электрон җайланмалар – планшетлар белән тәэмин ителәчәкләр. Исәпкә алу кампаниясендә катнашучылар махсус укулар узачак.