Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: ел башыннан алып Татарстанда 94,5 мең тонна сөт савылган

2016 елның 13 феврале, шимбә

Сөт һәм ит җитештерү буенча 2016 елның гыйнвар ае йомгаклары хакында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасында ел башыннан алып 94,5 мең тонна сөт савылган, диде Марат Әхмәтов, 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш күзәтелә.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда барлык районнар өчен куелган бурыч – сөт җитештерү үсешен кимендә 5%ка арттырырга.

Бүген республикада авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан көн саен 3100 тонна сөт савыла, районнар арасында тәүлеклек савым буенча берничә еллар лидерлыкны алып баручы район – Балтач муниципаль районы, диде министр. Алдынгы районнар арасында тагын - Кукмара, Әтнә, Актаныш, Саба районнары.

Ит җитештерүгә килгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, 2016 елда “ит юнәлеше дравейрын сыер ите тәшкил итәргә тиеш”. Ул билгеләп үткәнчә, 43 районнан бары тик 27сендә генә гыйнвар аенда үсеш күзәтелә, ә бит моң сәбәпләр дә юк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 1 литр сатылган товар сөтенә субсидияләр турында сөйләде. Ул әйткәнчә, көтелә торган субсидияләр Татарстан Республикасы бюджетыннан гыйнвар-февраль айлары йомгаклары буенча бүленәчәк, федераль субсидияләр - авыл хуҗалыгы формированиеләренең беренче кварталдагы эш йомгаклары буенча.

Алдан ясалган исәп-хисаплар буенча, шактый зур суммадагы субсидияләргә дәгъва кылучы районнар бар (Балтач, Әтнә, Кукмара районнары). Сөт өчен субсидияләр күләмнәре түбән булган районнарга тырышырга һәм сөт күләмнәрен арттыру исәбенә финанс хәлләрен яхшыртырга кушты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International