Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан АПКсы экспозициясе белән танышты

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан АПКсы экспозициясе белән танышты. Форум «Казан ярминкәсе” күргәзмә мәйданчыгында башланды һәм ул 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кырларында шулай ук «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киң җәелдерелгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка ашлык җыю һәм азык җыю комбайннары, тракторлар, төрле класслы йөк төягечләр модельләрен, авыл хуҗалыгы продукциясен сортировкалау һәм эшкәртү җайланмаларын күрсәттеләр.

Күргәзмә павильонында Рөстәм Миңнеханов «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә алган тематик стендларны карап чыкты.

Марат Әхмәтов әйтеп үткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда 3,6 млн. тонна бөртекле ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,6 млн. тонна бәрәңге, 385 мең тонна яшелчә һәм 1,7 млн. тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, дым саклый торган технологияләрне гамәлгә кертү дә үз нәтиҗәләрен бирде, диде.

«Икътисад» стенды янында Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында 2015 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 213,7 млрд. сум (104,7 млрд. сум - үсемлекчелек, 109 млрд. сум - терлекчелек) булганын ирештерделәр. Марат Әхмәтов, Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында - беренче урында һәм Россия буенча дүртенче урында тора, диде.

«Терлекчелек» бүлегендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, хисап елында 468,5 мең тонна терлек ите һәм кош ите, 1,75 млн. тонна сөт һәм 1170 млн. данә йомырка җитештерелде, диде.

Мәгариф өлкәсе турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнехановны республиканың әйдәүче авыл хуҗалыгы мәгариф һәм фәнни учреждениеләрендә укыту һәм кадрлар әзерләү ысуллары белән таныштырдылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм фәнни-тикшеренү институты стендларын карады.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук орлыкчылык хуҗалыгы, ашламалар җитештерү, үсемлекләрне яклау чаралары һәм азык әзерләү өлкәсендәге соңгы казанышлар турында сөйләделәр.

Аннары Татарстан Президенты республика предприятиеләре тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Алар арасында «Пестречинка», «Просто молоко» компанияләре, «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Чаллы Икмәк» комбинаты һ.б.лар. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм 2016 елга бурычлар” темасы буенча уздырылган йомгаклау коллегиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International