Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖендә (павильон №2) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «АПКның 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм «Татарстан-2030» стратегиясе кысаларында 2016 елга бурычлар» темасы буенча киңәйтелгән утырышы узачак.
Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ача. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясаячак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм «Татарстан-2030» стратегиясе кысаларында 2016 елга бурычлар турында сөйләячәк. Утырышта шулай ук Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ җитәкчесе Дилшат Ситдиков һәм Балтач муниципаль районының «Кызыл Юл» АХКК җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин чыгыш ясаячаклар.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе федераль дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратыннан вәкилләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, учреждениеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең һәм АПК предприятиеләренең җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.
Моннан тыш, чара кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын котлаулар булачак.