Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Сәвәләй” бүлекчәсенең “Маяк” бригадасы механизаторлары язгы чәчүгә әзерләнәләр.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы фермеры Петр Иванов Савруш һәмУрмандеево авыл җирлекләренең шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыя.
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында терлекләр өчен сусыл һәм коры азык, сенаж һәм силос җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Шуңа күрә терлекләрнең кышлавы да уңышлы уза.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 20 февральдә, Казанның 9 мәйданчыгында узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Теләче һәм Арча муниципаль районнарында булды һәм район советларының йомгаклау утырышларында катнашты, аларда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.
«Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерүче Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсы узды.
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында терлекчелек, игенчелек һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Кичә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Агрокласс» һөнәри юнәлеш проектын тәкъдим итте.
Хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) – эшләү барышында хезмәткәрләр өчен куркыныч һәм зарарлы җитештерү мохите факторларын ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән һәм эзлекле рәвештә башкарыла торган процедура ул.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Травкино авылы янында дөя фермасы бар.