Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы фермеры иске бинаны йорт кошлары тотар өчен яраклаштырды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылыннан ИлфатХөснуллин 80 мең баш кош-кортка исәпләп, бина корган.

Ул иске сыер абзарына, кош-корт тотар өчен яраклаштырып, капиталь ремонт ясый һәм анда яңа җайланмалар урнаштыра. 20 февральдән Илфат Хөснуллин ул корылмага чебешләр кертергә уйлый.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 172 мең баш йомырка сала торган тавык бар. Фермер узган елда Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре хуҗалыкларына һәм фермерларына 165 меңгә якын йомырка сала торган тавык, 100 мең бройлер тавыгы һәм 45 мең үрдәк үстереп саткан.

Кирәкле җайланмалары булганга күрә фермер бройлерны үз хуҗалыгында үрчетә.

«Бу безнең гаилә фермасы. Барлык эшләрдә миңа югары зоотехник белеме булган абыем Айрат һәм бухгалтер булып эшләүче әнием булыша. Алдагы 2-3 еллык планда - тагын 2 корпус торгызу», - дип сөйләде ИлфатХөснуллин.

Быел авыл эшкуары тагын 150 мең бройлер тавыгы һәм 100 мең үрдәк алып үстерергә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International