Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан фермер быел 200 башка исәпләнгән сыер абзары төзүне планлаштыра

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин 2015 елда “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грант отты.

Хәзер авыл эшкуары, проектка үз акчаларын да өстәп, 200 башка исәпләнгән сыер абзары төзергә уйлый.Объектны быел торгызу планлаштырыла.

Бүгенге көндә КФХында 100 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 80 – савым сыерлары.

«Хәзер сыерларның бозаулый торган чоры. Терлекләр яхшы кышлый – азык җитәрлек әзерләнгән иде», - дип сөйләде Алексей Кубайкин.

Бер сыердан көнгә уртача 17 кг сөт алына. Кабул итү пунктына фермер көн саен 1200 кг продукция китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International