17-19 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

2016 елның 17 - 19 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.

Чараны төп оештыручылар - «Казан ярминкәсе» ААҖ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе.

Форумның экспозициясе гадәттәгечә АПКның барлык тармакларын чагылдырачак. Катнашучылар стендларында Россиядә, Белорусиядә, Германиядә, Италиядә, АКШта, Швейцариядә һәм башка илләрдә җитешерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр; азык һәм азык өстәмәләре; үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары; азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.

Заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары экспозициясе күргәзмәсендә «МК «Тарос» ҖЧҖ, «КЗ «Ростсельмаш» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ЯАҖ,  «Татагролизинг» ААҖ һ.б.лар катнаша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен күрсәстәчәк, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала. Соңгы бүлектә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары өчен ипортны алыштыра торган запас частьләр эшләп чыгара торган предприятиеләрнең күргәзмәсе  булачак.

Форум эше эшлекле программага корылган, аның кысаларында уздырыла торган төп чараларның берсе -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә йомгаклар һәм «Татарстан-2030» стратегиясе кысаларында 2016 елга бурычлар» темасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган киңәйтелгән утырышы, ул 17 февральдә узачак. Тагын бер мөһим чара - Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVI съезды.

Идел буе агросәнәгать комплексы форумы программасында Фәнни-мәгариф кластерларның координациясоветы утырышы һәм агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түбәндәге темалар буенча күпсанлы түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла: «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, «Машина-трактор паркын нәтиҗәле эксплуатацияләүне арттыру. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм торгызу», «Татарстан Республикасынңа терлекчелекне инновацион үстерү. Сөт һәм ит терлекчелегенең торышы һәм аны үстреү перспективалары», «Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз таралуның сөт терлекчелеге өчен хәтәрлеге», «Игенчелекне биологияләштерү. Югарымаржиналь культуралар җитештерү», «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» һ.б.лар.

Форумда катнашучылар АПК өлкәсендәге үзләренең яңа эшләнмәләрен күргәзмә стендларда гына түгел, ә махсус презентацияләрдә дә күрсәтәчәкләр. «ЮВМилк» компаниясе (Воронеж ш.) UVMILK сөт фильтрларыпрезентациясен үткәрәчәк, шундый заманча сөт чистарту технологияләре куллану тотрыклы рәвештә югары сортлы сөт җитештерүгә ирешү мөмкинлеген бирә. А.Е. Арбузов ис. Органик физика һәм химия институты (Казан ш.) яңа буын «Мелафен» препаратын презентацияли һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәәлеге үсемлекләрне үстерү регуляторын куллану тәҗрибәсен уртаклаша.

Идел буе агросәнәгать форумында катнашучыларның иң яхшы дип табылган продукциясе, җайланмалары, эшләнмәләре, технологияләре ел саен үткәрелә торган «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсы дипломнары белән бүләкләнәчәкләр.

2016 елгы агрофорумда канашучылар арасында – «ТД АгроСельМаш» ҖЧҖ (Белгород өл., Строитель шәһәре(Белгород ш.) - Россиядә ашлык чистарта торган җайланма эшләүче бердәнбер завод; «АВТОКОМ» компаниясе (Орел шәһәре), авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр, фильтрлар һәм фильтрэлементлары эшләп чыгара; «Агро Эксперт Груп» ҖЧҖ (Мәскәү ш.) - Россиянең үсемлекләрне химик яклау чараларын җитештерүчесе; «ПТФК Технотрон» ЯАҖ (ТР, Тукай районы, Иске Теләнче ав.) - авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә, «Кама» тырмасын күрсәтәчәк; «ОКБ по теплогенераторам» ҖЧҖ (Брянск ш.) - ашлык чистарту-киптерү комплекслары җитештерә; «БДА Капитал» ҖЧҖ (Краснодар ш.) - көнбагыш гибридларын җитештерче һәм гибрид орлыклар, гербицидлар, пестицидлар белән, шулай ук көнбагыш, кукуруз һәм бөртекле культуралар җитештерү өчен җайланмалар белән тәэмин итүче; «НПО Апи-Сан» ҖЧҖ (Мәскәү ш.)- ветеринария препаратлары җитештерүче.

Форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә Татарстан Республикасы фермер һәм крестьян хуҗалыкларыярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International