Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан фермер 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзи

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Тимошкино авылыннан фермер Георгий Погодкин 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзи.  Бүгенге көндә чистарту һәм саву җайланмаларын, сөт суыткыч-танкны гына урнаштырасы калган.

Терлекчелек объектын Сергей Погодкин үз акчасына һәм грант акчаларына төзи, ул аны 2014 елның декабрендә «2012-2014 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча откан.

Яңа бинада 17 баш эре мөгезле терлек тора, шул исәптән 3 сыер.

Хуҗалыкта 24 баш эре мөгезле терлек һәм 55 дуңгыз бар. 2015 елда «Погода» КФХында 198 центнер сөт, 195 центнер сыер һәм дуңгыз ите җитештерелгән.

Хуҗалыкның  234 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җире бар (155 гектар – үз милкендә).

Быел авыл эшкуары сыерлар өчен җәйге ачык бина төзүне һәм савым сыерларының санын арттыруны планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International