Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Травкино авылы янында дөя фермасы бар.
Фермер Светлана Кириченко бактриан токымыннан булган дөяләр үрчетү һәм алардан эшләнгән продукцияне сату белән шөгыльләнә.
Крестьян-фермер хуҗалыгының матди базасы ныгый, терлекләрнең баш саны да арта, нәтиҗәле хуҗалык һәм җитештерү эшчәнлеге җайга салынган.
Фермада март аеннан дөяләр саны 17-18 башка артырга тора. Нәселле токымнан булган бактриан-дөяләрдән туачак дөя балалары өченче буын вәкилләре булып саналачак. Бүген фермада 48 дөя исәпләнә.