Хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) – эшләү барышында хезмәткәрләр өчен куркыныч һәм зарарлы җитештерү мохите факторларын ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән һәм эзлекле рәвештә башкарыла торган процедура ул. Әлеге процедура2014 елның 1 гыйнварыннан башлап алып барыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына карата махсус бәяләү уздыру «Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында» 2013 елның 28 декабрендәге 426-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 4 пункты нигезендә дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законннары һәм башка норматив хокукый актлары белән җайга салына, дигән мәгълүмат бирә.
Бүгенге көндә дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннары шартларына махсус бәяләүне уздыру өчен тиешле нигезләмә федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә эшләнмәгән әле. Шуңа бәйле рәвештә, “СОУТ үткәрмәгән өчен” хокук бозуларны бетерү буенча бирелә күрсәтмәләрдән өземтә ялгыш дип санала һәм ул Россия Федерациясе законнарына каршы килә.
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының гомуми санын раслау турында” УП-1215 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәүләтграждан хезмәте вазыйфаларының гомуми саны - 495 кеше, шул исәптән 385 кеше - территориаль органнарда(Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре), әлеге структураларның хезмәткәрләреТатарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләре булып санала һәм аларның эш урыннарына махсус бәяләү (СОУТ) уздырылырга тиеш түгел (расланган штат расписаниесе составына керүче ярдәмче-техник персоналдан тыш).
Шулай ук “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы районында Авыл хуҗалыгы идарәсе турында” нигезләмә нигезендә әлеге идарәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мөстәкыйль структур бүлекчәләре, районда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы һәм агросәнәгать комплексына идарә итүне һәм азык-төлек белән тәэмин итүне башкаручы, республика бюджетыннан финансланучы һәм федераль, җирле бюджетлардан һәм башка чыганаклардан акчалар алучы дәүләт учреждениеләре булып саналалар.
«Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында»гы законның дәүләт хезмәткәрләре өчен норматив-хокукый структурасы үзгәртелгән очракта, Министрлык барлык территориаль структураларга хәбәр итәчәк.