Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Сәвәләй” бүлекчәсенең “Маяк” бригадасы механизаторлары язгы чәчүгә әзерләнәләр.
Белгечләр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, орлыклар эшкәртәләр, минеральашламалар сатып алалар. Әзерләр рәтендә 15 трактор һәм 5 ашлык җыю комбайны тора.
Коллективта 23 кеше эшли, күптән түгел бригадага тагын биш яшь механизатор алынган, болар: АльбертРузимуратов, Анатолий Деев, Алексей Пляшев, Вадим Аббязов һәм Владимир Бутяев.
Кырлар көздән сөреп һәм эшкәртеп калдырылган, уҗым культуралары (бодай һәм рыжик) чәчелгән. Быел язгы чәчү эшләре 2 мең гектарга якын җирдә барачак: 900 га – бодай, 500 гектарга якын – шикәр чөгендере, 450 га – арпа, 130 га – солы.