Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында терлекләр өчен сусыл һәм коры азык, сенаж һәм силос җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Шуңа күрә терлекләрнең кышлавы да уңышлы уза.
«Бүген һәр сыерга 3 кг печән, 5 кг фураж һәм 20 кг сенаж бирелә, ә симертүдәге терлекләргә 6 кг фураж, 20 кг сенаж бирелә. Яшь терлекләргә килгәндә, һәр бозауга 2,5 кг фураж, 12 кг сенаж һәм 2 кг печән бирелә. Шул ук вакытта җитәрлек күләмдә салам да салына», - дип сөйләде колхозның баш икътисадчысы Солтания Зарипова.
Монда һәр сыердан көнгә уртача 17,4 кг сөт алалар. Бу февраль көннәрендә сөтне аеруча күп савучылар: Наилә Яруллина һәм Рушания Әхмәтшина. Алар сыерлардан көнгә 580шәр литр сөт савып алалар.
Терлек караучылар Әсхать Вахитовның, Фәргать Фәйзуллинның һәм Фәнис Галлямовның да эш күрсәткечләре яхшы. Хуҗалыкта терлекләрнең тәүлеклек артымы 682 граммнан 889 граммга кадәр.