Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы фермеры Петр Иванов Савруш һәмУрмандеево авыл җирлекләренең шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыя.
Аның әйтүенчә, бу ике җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 50гә якын сыер асрыйлар һәм көнгә бер тоннага якын сөт тапшыралар.
Петр Иванов КФХ башлыгы, аның хуҗалыгында 29 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 9 савым сыеры.
«Безнең хуҗалык та сөт җитештереп сата. Бу төр чимал хәзер табышлы, аны сатудан реаль акчалар керә», -дип сөйләде КФХ башлыгы.
Фермер 36 гектар җирдә күпьеллык үләннәр, ашлык фуражына бодай үстерә. Кырларны эшкәртү өчен тракторһәм кирәкле башка агрегатлар сатып алган.