Идел буе агросәнәгать форумы «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды

2016 елның 19 феврале, җомга

«Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерүче Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсы узды.

Конкурс 5 номинация буенча үткәрелде: «Бүгенге авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа җайланмалар»,«Агросәнәгать комплексы өчен заманча җайланмалар һәм технологияләр», «Үсемлекчелектә иң яхшы чара»,«Хайваннар һәм кошлар өчен иң яхшы катнаш азык, азык өстәмәләре», «Азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен заманча җайланмалар».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» Татарстан РеспубликасыДУП, «Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге» ФБУ, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, Н. Э. Бауман ис. КДВМА вәкилләреннән торган компетенцияле комиссия бирелгән гаризаларны карады һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләде.

Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов тапшырды.

«Бүгенге авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа җайланмалар» (АПК өлкәсе өчен иң яхшы техник үзенчәлекле һәм күрсәткечле продукция) номинациясендә III һәм II дәрәҗә дипломнар белән «Воронеж авыл хуҗалыгы машиналары заводы» күрсәтелгән инновацион продуктлар - «Зубр» ПЗК-60 күчерелмә ашлык чистарту комплексы һәм «Муравей» ПЗС-60 погрузчигы өчен бүләкләнде, I дәрәҗә диплом белән - «ТехСтандарт»ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре) – импортны алыштыру эшләнмәләре - күргәзмәгә куелган өч типтагы, «КИНС» технологиясе буенча композит материаллардан әзерләнгән гидроцилиндрлар һәм подшипниклар, фасонлы ныгытма (крепеж) өчен.

«Агросәнәгать комплексы өчен заманча җайланмалар һәм технологияләр» номинациясендә (АПК өлкәсе өчен заманча, сыйфатлы, кирәкле современное, җайланмалар һәм технологияләр) III дәрәҗә диплом белән «Нетто-Пласт» компаниясе (Магнитогорск шәһәре) экологик чиста материал - терлекләр астына җәелә торган ферментацияле аслык эшләп чыгарган өчен, II дәрәҗә диплом белән - «Технология Чистоты ХХI» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) - «Криодез» дезинфекцияләү чарасын кулланып, азык-төлек предприятиеләрендәҗайланмаларны санитар чистарту өчен күбекле технология эшләп чыгарган өчен, I дәрәҗә диплом һәм Гран-при дипломы белән - «ЮВМилк» ҖЧҖ (Воронеж шәһәре) - югары нәтиҗәле җайланма - UVMILK сөт фильтры эшләп чыгарган өчен. Әлеге номинациядә Гран-при дипломын «Плинор РЦ» ҖЧҖ (Санкт-Петербург шәһәре) алды - кирәкле һәм киң кулланыла торган IT-технология - сөтчелек, ит терлекчелеге һәм сарыкчылык өчен «СЕЛЭКС» мәгълүмат-аналитик системасын гамәлгә керткән өчен.

«Үсемлекчелектә иң яхшы чара» номинациясендә (үсемлекләрне яклау, авыл хуҗалыгы корткычларына каршы көрәшү өчен бүгенге чаралар, шулай ук минераль һәм органик ашламалар, иң яхшы күрсәткечләр белән) III дәрәҗә дипломнар белән «Фирма Август» ЯАҖ (Казан шәһәре) – үсемлекләрне яклау чарасы - «Табу Нео» инсектицид агулау чарасы өчен һәм «Союзагрохим» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) – үсемлекләрне яклау чарасы «Триактив, КС» өчен бүләкләнделәр. Гран-при дипломын Н.Э. Бауман ис. КДВМА алды, югары нәтиҗәле экологик чиста ашлама - «АгроБальзам» органик ашламасы өчен.

«Хайваннар һәм кошлар өчен иң яхшы катнаш азык, азык өстәмәләре» номинациясендә (хайваннар һәм кошлар өчен иң яхшы күрсәткечләр белән заманча азык өстәмәләре) II дәрәҗә дипломнар белән «Биодик»ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) – нәтиҗәле азык өстәмәләре - сөтне алыштыра торган продукт «Флорузим-Интенсив» һәм терлек азыгы өчен концентрацияләнгән оптимизатор «Флорузим» (КОК «Флорузим») өчен бүләкләнделәр.

«Азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен заманча җайланмалар» номинациясендә (азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен заманча кирәкле, сыйфатлы, заманча җайланмалар ) II дәрәҗә диплом белән «Генераторы ледяной воды» ҖЧҖ (Алтай крае, Рубцовск шәһәре) бүләкләнде, күргәзмәгә куелган «ТМУ – 200» маркалы ваннаны Татарстан Республикасы базарына актив чыгарган өчен.

«Бу өч көн Татарстан Республикасының бөтен агросәнәгать комплексы өчен бик уңышлы булды. Күргәзмә мәйданчыгының елдан-ел популярлашуы сөендерә. Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән предприятиеләрнең һәм оешмаларның актив хезмәттәшлеге дә куандыра, катнашучылар тулысыныча импортны алыштыруга юнәлеш алалар», - диде Николай Титов конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен тәмамлады. Идел буе агросәнәгать форумына быел Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 206 компания һәм 8 илдән компанияләр вәкилләре җыелды. Аны оештыруда һәм уздыруда актив катнашучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. «Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» коммерциячел булмаган оешмасы «Казан ярминкәсе» ААҖ дипломы белән бүләкләнде – Идел буе агросәнәгать форумын оештыруда һәрьяклап ярдәм иткәне һәм зур күләмле экспозиция оештырганы өчен. Рәхмәт хатларын һәм дипломны «Казан ярминкәсе» ААҖ генеральный директоры Лев Семёнов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International