Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Агрокласс» проектын тәкъдим итте

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Агрокласс» һөнәри юнәлеш проектын тәкъдим итте. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфлар укучылары арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Агрокласс» проекты теоретик яктан катлауландырылмаган тренинг-уеннардан тора, аларны махсус белемле профессиональ психологлар үткәрә. Балаларга агросәнәгать комплексы дөньясына чумарга мөмкинлек бирә. Ярты сәгать буена алар агрономнар, механизаторлар, комбайнчылар, сыер савучылар һәм авыл хуҗалыгының башка белгечләре ролендә булалар. Шулай итеп, балаларда тармак һөнәрләре турында күзаллау, АПК белгечләренең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңлау барлыкка килә. Проект кысаларында махсус материаллар ясалган: китап эченә кыстыргычлар, каләмнәр, дәфтәрләр, магнитлар, пазлылар. Тренинг-уенда катнашучыларның барысы да шундый җыелмадан торган бүләкләр алдылар.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белгечләре сүзләренә караганда, «Агрокласс» проекты кысаларында әзерләнгән макетларны күргәзмәдә катнашучылар да, кунаклар да ошаттылар. Фермаларның, авыл өенең, уңыш кырының кечерәйтелгән вариантлары әлеге проектка кызыксыну уятты, алар Питрәч һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында сынау узган.

Киләчәктә һөнәри юнәлешле эшне нәтиҗәлерәк оештыру өчен проектны камилләштерү планлаштырыла: башын төрле якка бора, коерыгын селкетә торган сыер макеты ясалачак, балалар саву аппараты белән бу “тере сыерны” савып та караячаклар.

«Мондый уеннар балаларга авыл хуҗалыгы тармагы турында күбрәк белергә һәм аграр һөнәрләр белән кызыксынуны арттырырга ярдәм итәчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International