Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Теләче һәм Арча муниципаль районнарында булды һәм район советларының йомгаклау утырышларында катнашты, аларда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.
Теләче муниципаль районында Марат Әхмәтов утырышка кадәр “Алан” ҖЧҖенең капиталь ремонт үткәрелгән Балыклы авылы терлекчелек торакларында булып, ремонт эшләренең сыйфаты һәм авыл хезмәтчәннәренең хезмәт шартлары белән танышты. “Алан” ҖЧҖ икътисадчысы Чулпан Касыймова әйтүенчә, хуҗалыкта иң табышлы тармак булып сөт җитештерү исәпләнә. 2015 елда 3901 тонна сөт җитештерелгән, шуның 3379 тоннасы фәкать югары сорт белән сатылган. Сөт сатудан 58 млн. 937 мең сумма акча кергән. 1 центнер сөтнең үз кыйммәте 1420,55 сум тәшкил иткән. Рентабельлек + 19,2%.
“Алан” ҖЧҖ терлекчеләре бүген яңартылган һәм нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган биналардахезмәт итәләр. Алар заманча җиһазлар урнаштырып төзекләндерелгән бинада яңа инновацион технологияләр кулланып, продукцияне дә күбрәк җитештерә башладылар. Ремонт барышында бина түбәсендә яктылык төшәр өчен тәрәзәләр куеп калдырылган, бу көн яктылыгыннан нәтиҗәле файдаланырга һәм, үз чиратында, энергияресурсларын һәм акчаларны да янга калдырырга ярдәм итә. Урталай киселеп куелган ишекләр кышкы айларда да торакта уңай микроклимат сакларга булыша.
Министр Теләче муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырышта районда җитештерелә торган товарның үзкыйммәтен киметүгә, рентабельлеккә ирешүгә, сәнәгать өлкәсенең, авыл хуҗалыгының һәм башка тармакларның торышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Быел бу мәсьәлә аеруча актуаль. Чөнки ноябрь аенда Теләче районы үзгәртеп корылуының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аграр министр Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бу теләчеләрдән икеләтә җавалылык һәм тырышлык сорый.
2016 елга бурычлар турында үз чыгышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әйтеп узды.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Марат Әхмәтов Казанбаш авылындагы терлекчелек биналарын карап чыкты. 100 баш эре мөгезле терлекләр өчен исәпләнгән ике терлекчелек объекты узган елдаэшкуарлар Марсель Хәлилов һәм Айдаром Сабиров тарафыннан республика программасы буенча төзелгән.
Министр Түбән Мәтәскә авылында Айдар һәм Гөлназ Сабировларның гаилә фермасында булды һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Үз чыгышында Марат Әхмәтов, Арча районы алдынгы районнарның берсе һәм хезмәт күрсәткечләре дә яхшы, бу республика өчен бик мөһим, дип билгеләп үтте.
Чара ахырында Марат Әхмәтов җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырды.