Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында терлекчелек, игенчелек һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Машина-трактор паркын нәтиҗәле эксплуатацияләүне арттыру, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм торгызу темасы буенча уздырылган түгәрәк өстәлгә авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге белгечләр җыелды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков, «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.
Чарада нотыклар белән 19 предприятие вәкилләре, шул исәптән «Росагролизинг» ААҖ белгечләре - эшне оештыру мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы техникасын лизингка бирү буенча, «Идел буе зонасының машиналарны сынау станциясе» ФДБУ, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, җитештерүчеләргә техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләрнең вәкилләре чыгышлар ясадылар.
Терлекчелек продукциясен җитештерү һәм терлекләр санын арттыру мәсьәләләре буенча бүген өч очрашу узды, аларда республика районнарыннан терлекчелек һәм нәсел эше буенча 200дән артык белгечләр катнашты. Түгәрәк өстәлләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Чаралар кысаларында республикада терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны терлекчелек тармагының узган елгы эшенә йомгаклар һәм 2016 елга бурычлар белән таныштырды, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаментының нәсел ресурслары бүлеге башлыгы Галина Сафина Россиядә нәселле терлекчелек, дәүләт ярдәме чаралары һәм 2016 елга бурычлар турында сөйләде, «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Терлекчелек буенча фәнни-техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров хайваннарны баланслы рационда тукландыру ярдәмендә савымны арттыру резервларына тукталды, «Плинор» ҖЧҖнең консультация хезмәте җитәкчесе Ольга Васильева белгечләргә терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыруда мәгълүмат технологияләренең роле һәм «Сэлекс» исәпкә алу һәм планлаштыру программасыннан файдалану мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ башлыгы Илсур Закиров «Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше һәм үрчем» темасы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады, ул йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз таралуның сөт терлекчелеге өчен хәтәрлеге турында сөйләде.
Түгәрәк өстәлләрдә үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары, югарымаржиналь культуралар җитештерү, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, тармакның нәтиҗәлелеген арттыру резервлары турында фикер алыштылар.
Чараларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ульяновск өлкәсенең «Хлебороб» ҖЧҖ директоры Камил Идиатуллов катнашучылар белән май өчен көнбагыш үстерү тәҗрибәсен уртаклашты, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Солтан» АФ ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Хәмәдияров шулай ук Татарстан территориясендә әлеге культураны үстерү тәҗрибәсен уртаклашты.
Бүген узган түгәрәк өстәлләрдә тагын рапс, рыжик, бөртек кукурузын үстерү тәҗрибәсе дә күрсәтелде, ашлык җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруда сортларның роле, Татарстан Республикасында биотехнологиянең заманча алымнары, авыл хуҗалыгы культураларын комплекслы химик яклау үзенчәлекләре, GLONASS технологияләр ярдәмендә чыгымнарны оптимизацияләү мәсьәләләре каралды һәм башка темалар күтәрелде.