Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре: шәһәрнең Вахитов районында сәүдә мәйданчыкларының берсенең урыны бер көнгә үзгәртелә

2016 елның 19 феврале, җомга

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 20 февральдә, Казанның 9 мәйданчыгында узачак. 20 февраль Ватанны яклаучылар көне алдыннан эш көне дип игълан ителгәнгә күрә Казан шәһәренең Вахитов районында сәүдә мәйданчыкларының берсенең урыны бер көнгә үзгәртелә. Ярминкәләр түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:

- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы ягыннан Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында;

- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;

- Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә;

- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;

- Совет районында: Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә;

- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International