Кешегә эшләргә генә димәгән бит, ул ял итәргә дә, бәйрәм итәргә лаек - Арча районының «Ак барс» агрокомплексында шулай диләр. Шуңа күрә биредә хезмәткәрләрне хөрмәтләү өчен бәйрәм - предприятие терлекчеләре өчен Сабантуй оештырдылар. Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллинаны бәйрәмгә кунак итеп чакырдылар.
Россельхозбанк авыл торакларын төзекләндерүгә кредит бирү буенча “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында актив катнашучы булып тора. Татарстанда бу максатларга 775 млн сум акча бирелгән. Шуның 355 млн сумы бу елда бирелгән. Республика халкы акчаның күп өлешен йортлар ремонтлау өчен ала.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының мәгълүмат-технология бүлеге башлыгы Нияз Булатов Казан (Идел буе) федераль университетының «Картография һәм геоинформатика» юнәлеше буенча имтиханнар комиссиясе составына кертелде.
Министрлыкта табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева "Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" темасына лекция укыды. Уку онлайн һәм офлайн форматта оештырылды. Министрлык хезмәткәрләренә шәһәрдәге эпидемиологик хәл, саклану чаралары һәм йогышлануны профилактикалау турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тарафыннан 2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган чебиләргә тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу өчен 2024 елның 17 июненнән алып 2 июленә кадәр гаризалар алу турында хәбәр итә. Субсидия күләмнәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә түбәндәгечә каралган: бер күркә чебие өчен - 200 сум, каз чебие - 200 сум, үрдәк чебеше - 120 сум, бройлер чебеше өчен - 100 сум.
Бүген «Эйч энд Эн» АҖ директорлар советы рәисе Руслан Алисолтанов заводка сәфәре барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка киптерү цехын төзү буенча бизнес-проект тәкъдим итте.
Татарстан аграрийларына рапс чәчүлекләрен саклау өчен файдалы бөҗәкләр - энтомофаглар кулланырга тәкъдим итәләр.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Ливия делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов катнашты.
8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Парламент-2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Россия Федерациясенең 3000нән артык актив гражданын берләштерде. Конкурста Россия Федерациясенең 75 субъектыннан югары белем, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларының 55 000нән артык укучысы катнашты.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсндә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымын үз тарихында беренче мәртәбә 5 мең тоннага җиткерде. Мондый уңыш республика алдында сөт терлекчелеге өлкәсендә тагын да алга китү өчен киңлекләр ача.