«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының мәгълүмат-технология бүлеге башлыгы Нияз Булатов Казан (Идел буе) федераль университетының «Картография һәм геоинформатика» юнәлеше буенча имтиханнар комиссиясе составына кертелде.
Комиссия әгъзалары арасында - ике югары уку йорты укытучысы һәм ике белгеч-практик бар. Дәүләт имтиханнары тәмамланганнан соң комиссия әгъзалары булачак белгечләрнең чыгарылыш эшләрен кабул итәчәкләр.
Университетның һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы арасында күптән инде эшлекле элемтәләр урнашкан. Мәсәлән, 2022 елда филиал КФУ студентлары белән бергә авыл хуҗалыгы җирләренә файдалы бөҗәкләр кертү өчен махсус җайланмалы пилотсыз очу аппараты (БПЛА) ясаган. (Файдалы бөҗәкләр - энтомофаглар - авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен корткыч бөҗәкләрдән яклау өчен кулланыла).
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында географик мәгълүмат системалары (кыскартылмасы – ГИС) белән бәйле алдынгы технологияләр актив үзләштерелә. Алар, чәчүлекләрнең төрле параметрларын үлчәп, уңдырышлылык факторларын бәяләү өчен кырларны күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
ГИС карарлар кабул итәргә, климат үзгәрешләрен фаразларга, модельләштерергә, чәчүлекләрнең структурасын анализларга, культуралы үсемлекләр корткычлары белән көрәшергә һ.б.ларда ярдәм итә.