Health&Nutrition компаниясе Казанда коры сөт җитештерү буенча яңа цех төзи

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Эйч энд Эн» АҖ директорлар советы рәисе Руслан Алисолтанов заводка сәфәре барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка киптерү цехын төзү буенча  бизнес-проект  тәкъдим итте. 

Яңа "киптерү" цехының куәте елга 3,5 мең тонна коры сөт җитештерерлек  булачак. Руслан Алисолтанов әйтүенчә, компаниянең максаты - иң югары сыйфатлы продукция чыгару, ул, беренче чиратта, экспортерлар өчен кызыклы булачак.

Марат Җәббаров җитештерүне Казанның «Эдельвейс» комбинатында киңәйтү идеясен хуплады. “Яңа цех шулай  ук экспорт куәтен арттырачак, шуның белән  ил Президенты куйган бурычны гамәлгә ашыруга  үзебезнең өлешне дә арттырачакбыз, - дип билгеләп үтте министр. - Моннан тыш, өстәмә җитештерү өстәмә чимал сөте таләп итәчәк, бу да республика хуҗалыкларын үстерүгә  уңай йогынты ясаячак”, - дип билгеләп үтте ул.

Төзелешне якын айларда башлау планлаштырыла.  Марат Җәббаров һәм Руслан Алисолтанов проект кысаларында  аны уңышлы гамәлгә ашыру өчен   консультацияләрне дәвам итәргә килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International