РСХБ Татарстанда авыл йортларын төзекләндерүгә 775 млн сум акча юнәлтте

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Россельхозбанк авыл торакларын төзекләндерүгә кредит бирү буенча “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында актив катнашучы булып тора. Татарстанда бу максатларга 775 млн сум акча бирелгән. Шуның 355 млн сумы бу елда бирелгән. Республика халкы акчаның күп өлешен йортлар ремонтлау өчен ала.

2024 елның маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте авыл агломерацияләре инфраструктурасын үстерү программасын озайту турында игълан итте (Хөкүмәтнең 2024 елның 18 маендагы № 1184-р, № 1185-р күрсәтмәләре). Ташламалы ставка буенча кредитларны субсидияләүгә өстәмә бюджет акчалары җибәреләчәк.

Тормыш сыйфатын күтәрү һәм шәһәрләрдән читтәге территорияләрне үстерү әлеге программаның бер өлеше булып тора, ә Россельхозбанк авылда инфраструктураны яхшыртуга зур игътибар бирә. Авыл территорияләрендә даими яшәүче 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге клиентларга ташламалы кредит үз хуҗалыкларын подряд шартнамәләре буенча электр һәм су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык һәм газ белән тәэмин итү җайланмаларын монтажлау, шулай ук торак биналарда ремонт ясау мөмкинлеге бирә.

2021 елда инженерлык коммуникацияләрен үткәрүгә һәм йорт ремонтлауга татарстанлылар 17 млн сум акча алдылар, 2022 елда – 35 млн сум, 2023 елда – 368 млн сум, быел – 355 млн сум. Финанс ярдәме меңләгән гаиләләргә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International