«Ак барс» агрокомплексында терлекчеләр өчен Сабантуй узды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Кешегә эшләргә генә димәгән бит, ул ял итәргә дә, бәйрәм итәргә лаек - Арча районының «Ак барс» агрокомплексында шулай диләр. Шуңа күрә биредә хезмәткәрләрне хөрмәтләү өчен бәйрәм - предприятие терлекчеләре өчен Сабантуй оештырдылар. Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллинаны бәйрәмгә кунак итеп чакырдылар.

“Бездә матур традиция бар, чәчү тәмамлангач, без предприятие механизаторларын котладык, аларга бүләкләр тапшырдык. Ә бүген биредә без, зур бер гаилә кебек, терлекчеләр белән бер зур өстәл артына җыелдык”, - дип билгеләп үтте агрокомплекс җитәкчесе Ленар Абдуллин, терлекчеләр Сабантуе кунакларын сәламләп.

“Предприятиедә һәр хезмәткәр үзен кирәкле һәм хөрмәтле итеп тойсын өчен барлык шартларны тудырырга теләүләре сөендерә, һәм бу бәйрәм – бирегә килгән тармак хезмәткәрләренә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен иң яхшы ысул”, - дип билгеләп үтте Фәридә Гарифуллина, предприятие хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап.

“Ак барс” агрокомплексы предприятиеләрендә үзләрен тулысынча хайваннарны кайгырту кебек игелекле хемәткә һәм сыйфатлы продуктлар җитештерүгә багышлаган кешеләр эшли, дип билгеләп үтте агрокомплекс башлыгы. Һәм аларның нәтиҗәләре дә мактауга лаек. Биредә көн саен тәүлеккә 30 тоннадан артык сөт алына. Бу Арча районы агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Авыл хуҗалыгында күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен предприятиенең иң яхшы терлекчеләрен республика һөнәр берлеге оешмасы да аерым бүләкләр белән бүләкләде. Фәридә Гарифуллина машина белән саву операторы Зәмзәмия Сәгыйровага һәм Дельпро белән эшләү белгече Рәсимә Әхмәтҗановага һөнәр берлеге шифаханәләренә юлламалар тапшырды.

Моннан тыш, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы агросәнәгать предприятиесе терлекчеләренә һәм машина белән сыер саву операторларына: Лилия Хөсәеновага, Нәкыя Биктимеровага, Лилия Шиһабиева, Анна Абрамовага Мактау грамотасы һәм акчалата премияләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International