Министрлыкта Ливия делегациясе булды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Ливия делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов катнашты. 

Ленар Гарипов республикабызның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм ул Татарстанның Россиянең перспективалы төбәкләреннән берсе булуын, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 нче урында торуын билгеләп үтте. Башлангыч нәтиҗәләр буенча республика Россия төбәкләре арасында: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, сую өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында.

Узган катлаулы елда 3,5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 880 мең тонна бәрәңге һәм 264 мең тонна яшелчә җыелган. 
Аннары катнашучылар сөт һәм ит эшкәртү, аерым алганда, коры сөт җитештерү буенча  уртак инвестиция проектлары турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International