«Парламент 2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Парламент-2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  узды. Конкурс Россия Федерациясенең 3000нән артык актив гражданын берләштерде. Конкурста Россия Федерациясенең 75 субъектыннан  югары белем, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларының  55 000нән артык укучысы катнашты. 

«Парламент 2030» XII Бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясауда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республика министрлыклары, ведомстволары, Казан шәһәре Думасы, мәгариф оешмалары һәм партнерлар вәкилләре катнашты, алар иң яхшы закон проектлары авторларын игълан иттеләр һәм 8 тематик номинациядә кыйммәтле призлар тапшырдылар. 

«Парламент 2030» конкурсы идеясе авторы, Россия Федерациясе Федерация Советы эксперты, юридик фәннәр кандидаты Михаил Вавилин билгеләп үткәнчә: “Парламент 2030” конкурсы  Татарстан Республикасының үсеш алган яшьләр парламентаризмы башкаласы буларак брендына  әверелде.   Конкурста җиңүчеләгә  Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнарында ихтыяҗ бар.  Проектта катнашучылар саны елдан-ел күбәя, ә әзерләнгән инициативаларның сыйфаты арта. Конкурс яшьләр өчен социаль лифт булды. Аны тәмамлаучылар бөтен ил буенча закон чыгару органнарында эшлиләр”. 

 Бүләкләү тантанасында Россия төбәкләрендә, муниципаль берәмлекләрдә мәгариф, фән һәм инновацион өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләрнең киң спектры тәкъдим ителде. 

Конкурсның партнерлары буларак, ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты, «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча «ИНТЕГРАЦИЯ» илкүләм системасы һәм башкалар катнаша. 

Проектның башкарма директоры Камилә Ибәтуллина,  конкурска Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  зур ярдәм күрсәттеләр, дип билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашучыларга сәламләү чыгышында болай  дип билгелүп  үтте: «Шушы еллар эчендә  “Парламент 2030” Бөтенроссия конкурсына ихтыяҗ артты, ул илнең күп төбәкләреннән йөзләгән талантлы яшьләрнең сәләтләрен ачарга ярдәм  итте. Жюри бәяләвенә күп төрле тематикадагы норматив-хокукый җайга салуны  камилләштерү буенча тәкъдимнәрегезне биреп,  сез үз белемегезне һәм сәләтегезне тулысы белән ачасыз, проект һәм закон чыгару эшчәнлеге күнекмәләре аласыз, ә иң мөһиме – хезмәттәшлек итү һәм кешеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләү күнекмәләрен үзләштерәсез. Мин ышанам, алынган кыйммәтле тәҗрибә сезгә, яшь лидерларга, республикабыз һәм тулаем   илебез  иминлеге өчен  куелган максатларга ирешүдә ярдәм итәрлек  яңа горизонтлар ачачак”. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International