СПИД үзәге белгечләре ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында сөйләделәр

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Министрлыкта табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева "Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" темасына лекция укыды. Уку онлайн һәм офлайн форматта оештырылды. Министрлык хезмәткәрләренә шәһәрдәге эпидемиологик хәл, саклану чаралары һәм йогышлануны профилактикалау турында сөйләделәр.
Лекция тәмамлангач,  теләгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. Шулай ук ВИЧка экспресс-тест оештырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International