Рапс чәчүлекләрендә энтомофаглар кәбестә күбәләгенә каршы

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан аграрийларына рапс чәчүлекләрен саклау өчен файдалы бөҗәкләр -  энтомофаглар  кулланырга тәкъдим  итәләр.
«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең  Татарстан филиалы белгечләре быел июньнең беренче атнасында 3,1 мең гектар рапс чәчүлекләрен тикшерделәр. Республикада кәбестә күбәләге 0,5 мең гектарда табылган,  бу кыйммәтле май культурасының тикшерелгән мәйданыннан 16,1 процентын тәшкил итә. 
Учреждение белешмәләре буенча, күбәләкләрнең уртача саны 50 адымга 8 данә туры  килә, иң күбе – 15 данә, бу  Чирмешән районында 360 гектар рапс җирендә табылды. 
“Безнең республика шартларында кәбестә күбәләге  җәй буена өч буын чыгара.  Бу бөҗәк  барлык  төр  кәбестә, рапс, горчица, хрен, кабак, әче торма, брюква кебек  культураларга зыян китерә”, – дип хәбәр итте «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы   филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
“Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» филиалында кәбестә күбәләгенә каршы файдалы бөҗәкләр – энтомофагларлар кулланырга тәкъдим итәләр. “Без аграрийларга рапс чәчүлекләрен саклау өчен җәйге күбәләкләр чорында трихограмма энтомофагын чыгарырга, кәбестә күбәләгенең курчаклары   яңадан туган чорда габробракон энтомофагын чыгарырга тәкъдим итәбез”, – дип аңлатты Гүзәл Хөсәенова. 
Учреждение мәгълүматы буенча, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең  Татарстан филиалы энтомофаглар җитештерү белән 1938 елдан шөгыльләнә. Бүгенге көндә филиалның җитештерү бүлегендә авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерүче бөҗәкләрне юк итүче файдалы бөҗәкләрнең биш төре чыгарыла. Болар - трихограмма энтомофаглары (паразит-йомырка ашаучы), габробракон (каты кабырчыклы корткычларны ашучы курчак-параразит),  агулы алтын күзле паразит (аның личинкалары агу чыгара), макролофус (агулы кандала  акканатлыларга, талпаннарга, пәрәвез талпаннарына, трипсларга һәм башка корткычларга каршы кулланыла), подизус (колорада коңгызының йомыркаларын һәм курчакларын юк итә).  
Белешмә. Энтомофагларны бөртекле, кузаклы, бакча һәм җиләк-җимеш культуралары, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен  химик яклауга альтернатива буларак кулланырга мөмкин. Алар табигатьнең экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә, биологик фунгицидлар һәм инсектицидлар белән дә бергә кулланыла ала. Энтомофаглар кертү ысуллары да ел  саен камилләшә бара.  Мәсәлән, 2017 елда «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең  Татарстан Республикасы филиалы «пилотсыз очкыч» – квадрокоптер ярдәмендә кырларга трихограмма кертүнең инновацион ысулын кулланды.  
Учреждение белгечләре шулай ук кәбестә күбәләге туган  чорда үсемлектә 2 данә аның курчагы күренгәндә үсемлекне пиретроидлар (бета-ингерметрин, зета-ингерметрин, лямбда-цигалотрин, ингерметрин) һәм фосфорорганик кушылмалар (диметоат, малатион, диазинон, хлорпирифос; неоникотиноидлар - клотианидин, имидаклоприд, тиаметоксам һ.б.лар) нигезендәге препаратлар белән эшкәртергә тәкъдим  итә. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International