Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә башлау турында хәбәр итә

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тарафыннан   2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган  чебиләргә тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу  өчен 2024 елның 17 июненнән алып 2 июленә кадәр гаризалар  алу   турында  хәбәр итә.  Субсидия күләмнәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында»  2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә  түбәндәгечә  каралган: бер күркә чебие  өчен -  200 сум, каз чебие  - 200 сум, үрдәк чебеше - 120 сум,  бройлер  чебеше өчен - 100 сум.  

Төгәлрәк мәгълүмат: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-molodnyaka-ptitsi.htm сайтында.
Документлар  «Мои субсидии» системасы  аша электрон рәвештә кабул  ителә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон номеры:  8(843) 221-76-88 (8881).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International