Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсндә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымын үз тарихында беренче мәртәбә 5 мең тоннага җиткерде. Мондый уңыш республика алдында сөт терлекчелеге өлкәсендә тагын да алга китү өчен киңлекләр ача.
Татарстан Республикасында соңгы 5 елда тәүлеклек сөт савымы шактый артты, 2019 елда - 3877 тонна , 2020 елда - 4095 тонна, 2021 елда - 4099 тонна, 2022 елда - 4278 тонна, 2023 елда - 4674 тонна һәм 2024 елда 5000 тоннага җитте. Динамикадан күренгәнчә, шул вакыт эчендә яки 2019 елдан башлап тәүлеклек савым 1123 тоннага, ягъни 29% ка арткан.
Сөт терлекчелеге өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибә һәм белем авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Кукмара муниципаль районы һәркөнне 500 тоннаны 500 тоннадан артык сөт сава (2023 елга карата + 77,0 тонна), Балтачмн муниципаль районы - 390 тонна (+44,7 тонна), Саба муниципаль районы - 322,5 тонна (+21,0 тонна), Минзәлә муниципаль районы - 300,5 тонна.
Агымдагы елда Мамадыш районында үсеш динамикасы саклана, ул тәүлеклек савым - 267 тонна, узган елга караганда 38,8 тоннага күбрәк, Бөгелмә районында - 125,5 тонна (+35,3 тонна), Арча районында - 244,1 тонна (+34,0 тонна), Актаныш муниципаль районында - 247,7 тонна (+21,0 тонна), Азнакай районында - 211,5 тонна (+16,3 тонна), Алабуга районында - 114,2 тонна (+16,1 тонна).
Республикада яңа сөт комплексларын төзү актив дәвам итә. Яңа сөт комплекслары төзү һәм продуктивлыкны арттыру исәбенә бүген «Продпрограмма АПК» ҖЧҖ 245 тоннадан артык сөт сава (2023 елга карата 35 тоннага күбрәк), «Камский Бекон» ҖЧҖ - 210 тонна (+80 тонна), «Агросила» ҖЧҖ - 211 тонна (+4 тонна), «Ак Барс» ХК - 195 тонна (+10 тонна), «Август Агро» ИК ҖЧҖ - 143 тонна (+5,3 тонна), «Вахитова» ҖЧҖ - 135 тонна (+10,5 тонна), «Северная Нива Тартарстан» ҖЧҖ - 115 тонна (+37 тонна), «Союз Агро» ҖЧҖ - 115 тонна (+17 тонна), «Хузангай» ҖЧҖ - 105 тонна (+43,5 тонна).
Терлекчелек комплекслары хезмәткәрләренең хуҗалыкта башка хезмәтләр белән хезмәттәшлектә тырышып эшләве сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган савым сыерларын булдырырга ярдәм итә.