Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Иран делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, бүлекләр башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.
24 августта Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран бистәсендәге «Алмакай» ат сарае территориясендә «Татар аты» фестивале узачак.
Нурлат районыннан Капитовлар гаиләсе көннән-көнгә татлы нектар белән тулып бара торган кәрәзләрне һәркөнне күзәтеп торалар. Бер ояда 10 меңләп бал корты көнгә 5 - 8 кг нектар җыя. Бу, бер раманы тутыруга нибары бер тәүлек вакыт китә, дигәнне аңлата.
Форум 2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда узачак, шул исәптән 9 - 10 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә эшлекле программа була, экскурсияләр һәм техник визитлар 11 сентябрьдә уза.
Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе”нә “Балыкчылык” һәм“Кооперация” юнәлешләре буенча конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Әлеге белем бирү программасы Россельхозбанк һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. Бу юнәлешләр буенча укырга теләүчеләр укуларны Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Иванов Василий Анатолиевич балачактан ук авыл хуҗалыгы эшенә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе аны кечкенәдән үк җир эшләренә тарта торган була, һәм, тормышта үз юлын сайлау чоры җиткәч, ул, икеләнмичә, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлый, шуның буенча белем ала.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә терлекчелекнең агымдагы елдагы 7 айлык эшенә йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Әсгать Ганиевны котладылар.
Бүген «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы «Чистополье» агрохолдингы белән берлектә Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең төбәктә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү тармагы аспектлары өлкәсендәге социологик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 4,9%ы гына республиканың үзен төп продуктлар белән 100%тан артыграк тәэмин итүен белә.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп бурычы - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм тотрыклы үстерү.