Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! 

Татарстан Республикасы Конституциясе - безнең төбәкнең тотрыклы киләчәген һәм үсешен тәшкил итә торган ныклы нигез ул. Ул һәр гражданның хокуклары һәм ирекләре үтәлешенә гарант булып тора, мөмкинлекләр тигезлеген тәэмин итә һәм республикада яшәүче һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыра.

Татарстан Республикасы елдан-ел үзенең тотрыклылыгын һәм динамикалы үсешен раслый. Без тормышның барлык өлкәләрендәге уңай үзгәрешләрнең шаһиты булып торабыз. Бу казанышлар тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, республикабыз өчен горурлану хисләрен дә ныгыта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге – Татарстан Республикасы үсешенең стратегик мөһим юнәлешләре. Без, аграрчылар, халык алдындагы җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм республика икътисадын ныгытуга, азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүгә һәм авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә үзебездән лаеклы өлеш кертергә омтылабыз. Ышанам, тырыш хезмәт һәм дәүләт ярдәме белән без агросәнәгать комплексын үстерүдә яңа үрләргә ирешәчәкбез.

Республикабыз халкы өчен мөһим булган бу күркәм бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык-иминлек һәм эш-гамәлләрегездә уңышлар телим! Һәр йортта һәрвакыт татулык, дуслык һәм үзара аңлашу булсын!

 

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                            М.А. Җәббаров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International