Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Оман Солтанлыгының Маскат шәһәрендә булды.
Сәфәр барышында Марат Җаббаров Россия экспорт үзәге оештырган бизнес-форумда катнашты. Форум эшендә шулай ук чит илләргә азык-төлек продуктлары, сәнәгать товарлары һәм җайланмалары чыгаруда, шулай ук логистик хезмәтләр күрсәтүдә махсуслашкан Россия компанияләре вәкилләре катнашты.
Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы һәм Оман Солтанлыгы, бер-берсеннән географик ераклыкта булуларына карамастан, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен бик күп мөмкинлекләргә ия, дип билгеләп үтте.
"Без Оманны Фарсы култыгы төбәгендә мөһим стратегик партнер буларак карыйбыз һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Татарстан Республикасы Хөкүмәте уртак инициативаларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер", - диде министр.
Ул, республиканың агросәнәгать комплексында экологик чиста бөртекле культуралар, үсемлек майлары, хәләл продукция, кондитер әйберләре һәм Оман базарын кызыктырырлык башка товарлар бар, дип билгеләп үтте.
Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарны биләп тора һәм Оман партнерларына күп төрле югары сыйфатлы товарлар тәкъдим итәргә әзер, дип ассызыклады.
Сәфәр барышында министр шулай ук Россия Федерациясенең Оман Солтанлыгындагы Илчесе Олег Левин белән эшлекле очрашу уздырды, аның кысаларында Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде.
Аннары Марат Җәббаров Оманның эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән очрашты, алар арасында: үсемлек майларын эшкәртүдә һәм аларның эшләнмәләрен җитештерүдә махсуслашкан «Arij Vegetable Oils & Derivatives» компаниясе, ашлык эшкәртү һәм он җитештерү буенча «Oman Flour Mills» оешмасы, «Mazoon Dairy Company» сөт компаниясе.
Министр «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән хезмәттәшлек итү өчен күп мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. Узган ел йомгаклары буенча Россия һәм Оман агросәнәгать комплексы продукциясенең товар әйләнеше 152,4 млн долларга җиткән.
Сәфәр азагында Марат Җәббаров Әл-Сиб Король ат конюшнасында булды. Биредә бөтен дөньядан иң яхшы атлар коллекциясе тупланган.