Татарстан ашлык экспортлауны арттыра: бодайның яңа партиясе Вьетнамга җибәрелде

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Зеленодольск районында «Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖ элеватор комплексы территориясеннән (Свияжский ММЛЦ) «АПКның Ашлык бәясен бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы контролендә Вьетнамга 3,95 мең тонна азык-төлек бодае партиясе экспортланган.

Филиал белгечләре, лаборатор сынаулар үткәрү өчен продукция партиясеннән үрнәкләр алып, аларны ТР Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге турында» ТС 015/2011 техник регламенты таләпләренә, “Бодай. Техник шартлар" 9353-2016 ГОСТына, шулай ук контракт шартларына һәм импортер-ил таләпләренә  туры килүен тикшерделәр.

Ашлыкның сыйфат һәм иминлек күрсәткечләре, шул исәптән карантин объектлары булу-булмау тикшерелгән, шулай ук партиягә фумигация үткәрелгән.

“АПКның Ашлык бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы биргән бәяләмәләрдән күренгәнчә, карантин объектлары табылмаган, ашлыкның һәм аның эшләнмәләренең күрсәтелгән партияләре билгеләнгән ил таләпләренә туры килә”, - дип билгеләп үтте “АПКның Ашлык бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Светлана Белова.

Татарстан аграрийлары үстергән яңа уңыш бодае ашлыгын теплоходта «Кавказ» портына кадәр китерү, аннан заявка, лаборатор сынаулар һәм тиешле рөхсәт документлары – фитосанитар-карантин сертификаты, иминлек һәм сыйфат сертификаты, чисталык сертификаты, радиология сертификаты, NON-ГМО, сынаулар беркетмәсе нигезендә билгеләнгән урынга җибәрү планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, навигация башланганнан бирле Татарстан Республикасыннан “АПКның Ашлык бәяләү үзәге “ ФДБУнең Татарстан филиалы контролендә гомуми күләмдә 197,3 мең тоннадан артык ашлык белән 70 теплоход җибәрелгән. Экспортка чыгарыла торган бөртекле продукциянең төп төре - бодай, ул 68% тәшкил итә. Кавказ портына, аннан Төркия, Ливан, Мисыр, Израиль, Шри-Ланка, Бангладеш, Ливия, Джибути Республикасы (Африка) кебек илләргә озату өчен 135 мең тоннадан артык азык-төлек бодае җибәрелгән, бу «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән эшләнә һәм ул узган ел күрсәткеченнән 52%ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International