"Биопрепаратлар" фәнни-җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ җирлеккә җайлашкан, нәтиҗәле микроорганизмнар нигезендәге биопрепаратлар тәкъдим итә, аларның түбәндәге төп үзенчәлекләргә ия: үсемлекләрне минераль тукландыруны оптимальләштерү, стресслардан һәм фитопатогеннардан яклау, үсемлекләрнең ныклы үсешен булдыру.
6 июльдән 8 июльгә кадәр Казанда «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның уникальлеге бер җирлектә берничә мәйданчыкны берләштерүдән гыйбарәт: заманча күргәзмә павильоны, асфальтта һәм кырда ачык мәйданнар, эре мөгезле терлекләр өчен терлекчелек манежы, «Трактор Шоу», авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп күрсәтү өчен кыр, шулай ук тәҗрибә кырлары.
Икмәк пешерү предприятиеләренә өстәмә 2,5 млрд. сум субсидия Россия Федерациясе субъектларына тулысынча җиткерелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче 80 төбәк белән тиешле килешүләр төзелде.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бу атнада 5,2 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр. Чәчүлекләрне фитомониторинглау барышында агымдагы елның 14 апреленә кырларның гомуми торышы билгеләнә.
Быел Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты апрель аеннан башлап ай саен Казан хосписына 400 килограммнан артык үз продукциясен бушлай бирәчәк.
Бүген Арча муниципаль районында «Яңа омтылышлар: импортны алыштыру шартларында нәтиҗәле сөт терлекчелеге» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Министрлык белгечләре, шулай ук күрше районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мөрәҗәгатьләр булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләрне тоту буенча фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алуга документлар кабул итүне озайта.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре белән очрашу узды.
Кайбер муниципаль районнар күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Зәй, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары.
Агымдагы елның 2 һәм 3 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә ветераннар арасында гер спорты буенча Россия чемпионаты узды. Анда безнең якташларыбыз да катнашты.