ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Кайбер муниципаль районнар күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Зәй, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары.

Агымдагы елның 2 һәм 3 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә ветераннар арасында гер спорты буенча Россия чемпионаты узды. Анда безнең якташларыбыз да катнашты.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре, шулай ук блогерлар ит продукциясен эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнүче, якын чит илләр белән актив хезмәттәшлек итүче «Кәүсәр» АХҖКында булдылар. Аның  эшчәнлеге турында журналистларга җитештерү җитәкчесе Андрей Герасимов предприятие буенча пресс-тур вакытында сөйләде.

6 апрельдә Иннополис Университетында «АПКда цифрлы трансформация»  буенча квалификация күтәрү курсының икенче агымы башланды. Укуларда Тәтеш, Буа, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнары хуҗалыклары, шулай ук Казаннан һәм  Чаллыдан хуҗалыклар катнашты.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск  муниципаль районының ике мәйданчыгында: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә,  Чаллы һәм Түбән Каманың өч мәйданчыгында гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен  дәвам итте.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстанның барлык районнарыннан соя  үстерүчеләр  Татарстан Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында әлеге культураны үстерү буенча семинарда очраштылар. Ул Идел буе федераль округының Соя Берлеге белән партнерлыкта оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Идел буе федераль округының Соя Берлеге   рәисе Олег Михеенко, соя үстерүче хуҗалыкларның баш агрономнары катнашты.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Апас районында «АК БАРС»  МТК»   ҖЧҖ базасында техниканы 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штабы утырышы узды. Чара авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә узды.

Яшьләр эшләре министрлыгы 8 апрельдә яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә

тышкы санкция басымы шартларында гамәлдә булган программалар һәм

ташламалы шартларда торак сатып алуга дәүләт ярдәме чаралары турында

мәгълүмат бирү максатында #ЖильёМолодымРТ дигән турыдан-туры

трансляция үткәрәчәк.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының икенче агымын иң яхшы өч тәмамлаучы  фермер грантын алуга  сертификатлар белән бүләкләнделәр. Проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә Россельхозбанк тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәктәптә 4 юнәлеш:   «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» буенча 40 тыңлаучы белем алды.

Сез кайчан бакчагызда  беренче чәчәкләрне  күрергә телисез? Геморрагик бизгәктән үзеңне ничек сакларга? Бәрәңгене утырту өчен  кайчан әзерли башларга? Дача  кишәрлегендә һәм  бакчада апрель аенда нинди эшләр башкарырга кирәклеге  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең    Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International